Бүген, 10 ноябрьдә, Татарстанда болытлы, әмма вакыты белән аязучан һава торышы көтелә. Республика территориясенең кайбер урыннарында яңгыр һәм җепшек кар явуы ихтимал. Бу хакта ТР Гидрометеорология үзәге хәбәр итә, дип яза «Татар-информ» МА.
Көньяк-көнбатыштан искән җилнең тизлеге секундына 5–10 метр тәшкил итәчәк, урыны белән 13 метрга кадәр көчәергә мөмкин.
Төнлә һаваның минималь температурасы +2дән −3 градуска кадәр булса, көндез термометрның терекөмеш баганасы +1…+4 градуска кадәр күтәреләчәк. Юлларның аерым участокларында бозлавык барлыкка килүе мөмкин.
Сарман районында да көндез болытлы, вакыт-вакыт аязучан һава торышы фаразлана. Бераз яңгыр явуы көтелә. Көньяк-көнбатыштан искән җилнең тизлеге секундына 5–10 метр, урыны белән 13 метрга кадәр җитәчәк. Көндез һава температурасы +1…+4 градус булачак.
Автомобиль йөртүчеләргә һәм җәяүлеләргә юлларда аеруча игътибарлы булырга, тайгак участокларда саклык чараларын күрергә киңәш ителә.
Нет комментариев