Бүген, 9 майда, төньяк-көнбатыштан килгән салкын һава агымнары аркасында республикада температура көтмәгәндә төшәчәк. Гидрометеоүзәк хәбәр итүенчә, эсселек урынына салкынрак һава килә, дип яза «Татар-информ» МА.
Һава торышы үзгәрүчән болытлы булачак. Төнлә кыска вакытлы яңгырлар явуы мөмкин, ә көндез алар туктар. Республика территориясеннән салкын атмосфера фронты үтү сәбәпле явым-төшемнәр көтелә.
Көньяк-көнбатыш җил (секундына 7–12 метр) төньяк-көнбатышка алышыначәк. Кайбер урыннарда җил15–18 метрга кадәр көчәячәк (Казандагы максималь күрсәткеч – 17 метр).
Салкын төннән соң көндез һава температурасы Татарстан буенча +11…+16 градус, Казанда исә +13…+15 градус кына булачак.
Районда да шундый һава торышы көтелә, киенеп йөрегез.
Нет комментариев