Бүген, 11 августта, Татарстанда антициклон йогынтысында коры һәм чагыштырмача җылы һава торышы сакланачак.
Татарстан Гидрометүзәге хәбәр итүенчә, республикада алмашынучан болытлы һава көтелә, асылда явым-төшемнәр булмаячак. Иртән урыннарда төннән калган томан сакланырга мөмкин. Җил көнбатыштан һәм төньяк-көнбатыштан секундка 5-10 метр тизлектә исәчәк.
Салкынча төнгә (+6...+11 градус) карамастан, көндез республика буенча һава температурасы +22...+27 градуска кадәр (Казанда — +23...+25 градус) күтәреләчәк.
Бу хакта «Татар-информ» МА яза. Шуны да истә тотарга кирәк: җылы һава торышы озакка сузылмаячак — атна ахырына республикада һава температурасы +14 градуска кадәр төшәчәк.
Нет комментариев