Татарстан Республикасы буенча Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хәбәр итүенчә, якын көннәрдә республика территориясендә һава торышы начарлана. Томан иртәгә иртән һәм көндез көтелә. Бу турыда «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы яза.
Ведомство татарстанлыларны сак булырга өнди. Җәяүлеләргә юлны тик билгеләнгән урыннарда, мөмкин булса, җир өсте яки җир асты күчү юлларын кулланып, чыгарга тәкъдим ителә. Машина йөртүчеләргә тизлек режимын һәм дистанцияне сакларга киңәш ителә.
Аерым игътибар балаларга бирелергә тиеш — аларны күзәтүсез калдырмаска, шулай ук өлкән яшьтәге һәм мөмкинлекләре чикләнгән кешеләргә ярдәм күрсәтергә киңәш ителә. Районда халкына да куркынычсызлык чараларын күрү комачауламас.
Нет комментариев