Җәмгыять

Татарстанда эссе һава: термометрлар +30 градуска җитә

Бүген Татарстанда болытлылык алмашыначак. ТР Гидрометеорология үзәгендә хәбәр итүләренчә, көндез кайбер районнарда кыска вакытлы яңгырлар, яшен һәм боз төшүе ихтимал, дип яза «Татар-информ» МА.

Җил төньяк-көнчыгыштан көньяк-көнбатышка һәм көнбатышка борылачак, тизлеге секундына 6-11 метр тәшкил итәчәк. Аерым районнарда көндез җилнең көчәюе көтелә — секундына 15-20 метрга кадәр.


Нет комментариев