Татарстанда елга навигациясе сезоны ачылды
Бүген, 24 апрельдә, Татарстанда елга навигациясе старт алды. Быел сезон узган елга караганда ике көнгә иртәрәк башланды. Казанның елга портында узган тантанада «ТР флоты» АҖ генераль директоры Роман Лизалин яз – су транспорты хезмәткәрләре өчен һәрвакыт көтелгән һәм шатлыклы чор, дип ассызыклады. Бу турыда «Татар-информ» МА яза.
Рәсми өлеш дәүләт гимннары белән ачылып, аннары Идел дәүләт су транспорты университетының Казан филиалы студентлары марш астында сафка тезелеп узды. Лизалин барлык кунакларны судноларда ешрак булырга чакырды.
Флот җитәкчесе сүзләренчә, соңгы елларда кадрлар мәсьәләсе уңай якка үзгәрә. «Без остазлык системасын булдырдык: яшьләрне тәҗрибәле капитаннарга беркетәбез, алар үз белемнәрен тапшыра. Бу буыннар бәйләнешен сакларга ярдәм итә», – дип сөйләде ул.
Татарстан Рәисе ярдәмчесе Олеся Балтусова навигациянең яңа сезоны белән котлап, республика флотына тырышлыклары өчен рәхмәтен белдерде. Ул туристлар агымының арта баруын, кунакларның еш кына Болгар, Зөя һәм Алабуга кебек урыннарга бару өчен Идел, Казансу һәм башка су юлларын сайлавын билгеләп үтте.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев