Җәмгыять

Татарстанда дүшәмбе аязучан болытлы һава көтелә

Дүшәмбе, 4 майда, Татарстанда үзгәрүчән болытлы һава көтелә, әммa явым-төшем булмаячак, дип хәбәр итә ТР Гидрометеоүзәге. Көньяк-көнбатыштан һәм көнбатыштан җил 5-10 м/с тизлектә исә. Бу турыда «Татар-информ» МА яза.

Төнлә һава температурасы 0…+5 градус арасында була. Көндез һава +16…+21 градуска кадәр җылыначак.

Казандагы төнге температура +3…+5 градус көтелсә, көндез һава +19…+21 градуска кадәр күтәрелә.

Районда да шундый ук һава торышы булачак. 


Нет комментариев