Бүген Татарстанда үзгәрүчән болытлы һава шартлары көтелә. Көн дәвамында, аеруча аның икенче яртысында, кар, дымлы кар һәм яңгыр күзәтеләчәк, дип хәбәр итә «Татар-информ» МА.
Җил көньяк-көнбатыштан һәм көнбатыштан секундына 6-11 метр тизлектә исә, кайбер урыннарда исә 14 метрга кадәр көчәячәк.
Һава температурасы +2..+7 градус була.
Метеорологлар кисәтүенчә, иртәнге якта аерым юл участокларында бозлавык барлыкка килүе ихтимал.
Район территориясендә дә шундый ук һава торышы саклана.
Нет комментариев