САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Татарстанда бензинның өч төре кыйммәтләнгән

Росстат мәгълүматлары буенча, 17-23 март көннәрендә республикада бензинның берничә төренең бәясе үзгәргән. Бу турыда «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы хәбәр итә.

АИ-92 маркасының литры 61,43 сумнан 61,69 сумга кадәр, АИ-95 – 65,10 сумнан 65,38 сумга кадәр, ә АИ-98 – 89,26 сумнан 89,45 сумга кадәр арткан. Дизель ягулыгы исә бу чорда бераз арзанрак тора башлаган – аның бер литрының бәясе 72,93 сумнан 72,72 сумга төшкән.

Яз башында да республикада ягулык бәяләренең үсеше күзәтелгән иде. 2-10 март аралыгында АИ-92 литры 60,82 сумнан 61,23 сумга, АИ-95 исә 64,57 сумнан 64,87 сумга кадәр кыйммәтләнгән. Гомумән алганда, бәяләр февраль ахырыннан бирле артуга таба бара.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев