САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Татарстанда 5534 сугыш ветераны яши

Бөек Ватан сугышы ветераннарының Татарстандагы саны – 5534 кеше. Моннан тыш, сугышта катнашучыларның 1017 тол хатыны республикада гомер кичерә. Бу саннарны бүген Татарстан Министрлар Кабинетында узган брифингта хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова җиткерде, дип яза «Татар-информ» МА.

Министр билгеләп үткәнчә, соңгы ун ел эчендә исән калган ветераннар саны якынча ун тапкырга кимегән.

Министрлык мәгълүматлары буенча, бүген республикада түбәндәге категорияләрдәге ветераннар исәпкә алынган:

- сугыш инвалидлары – 21;

- сугышта катнашып инвалид булганнар – 51;

- хәрби частьләрдә яки хәрби уку йортларында сугыш елларында хезмәт иткәннәр – 20;

- «Камалыштагы Ленинградта яшәүчегә» күкрәк билгесе алганнар – 64;

- концлагерьларда булган элекке тоткыннар – 77;

- тыл хезмәтчәннәре – 5301;

- сугыш инвалидлары һәм катнашучыларының тол хатыннары – 1017.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев