Җәмгыять

Татарстанда 500 меңнән артык өлкән кеше “Актив озын гомер”дә катнаша

Татарстанда «Гаилә» илкүләм проектының «Өлкән буын» федераль проекты кысаларында «Актив озын гомер» республика программасы уңышлы гамәлгә ашырыла.

2026 елда анда 502 976 татарстанлы катнашты, бу республикадагы өлкән яшьтәге кешеләрнең 44 проценттан артыгын тәшкил итә. Ел ахырына кадәр бу күрсәткечне 46 процентка (506 265 кеше) җиткерү планлаштырыла.

Өлкән буын вәкилләре чараларда түбәндәге юнәлешләр буенча актив катнаша:

 * Спорт һәм физкультура: 356 415 кеше;

 * Мәдәни-күңел ачу чаралары: 123 052 кеше;

 * Белем бирү программалары: 13 404 кеше;

 * Волонтерлык эшчәнлеге: 10 105 кеше.

Республикадагы 12 меңнән артык спорт объектының 70 процентында өлкәннәр өчен билетларга һәм абонементларга ташламалар каралган, ә 30 процентында спорт белән бушлай шөгыльләнү көннәре һәм сәгатьләре булдырылган.

Иң кирәкле чараны тиз табу өчен «Забота» суперсервисында һәм «Карта жителя» мобиль кушымтасында «Алтын еллар» специаль бүлеге эшли. Монда 45 район буенча 2 230дан артык чара, шулай ук ташламалы экскурсияләр каталогы урнаштырылган. 30 меңгә якын өлкән яшьтәге кеше онлайн-язылу хезмәтеннән файдаланырга өлгергән.

Өлкәннәр көне уңаеннан республикада 400 меңнән артык кешене колачлаган 1,9 меңнән артык чара оештырыла. Аларның төп максаты — һәр өлкән яшьтәге гражданга адреслы ярдәм күрсәтү.


Нет комментариев