Татарстанда 2026 елга яшәү минимумы күрсәткечләре
Җәмгыять

Татарстанда 2026 елга яшәү минимумы күрсәткечләре

Татарстанда ел саен яшәү минимумы күләме билгеләнә. Ул социаль ярдәмнең күпчелек төрләренә, шул исәптән пенсия, пособие һәм стипендияләргә турыдан-туры йогынты ясый. «Татар-информ» МА хәбәр итүенчә, 2026 елда республикада әлеге күрсәткечләр яңартылды.

Яшәү минимумының асылы

Яшәү минимумы — ул кешенең төп ихтыяҗларын канәгатьләндерү өчен кирәкле минималь акча күләме. Әлеге суммага иң кирәкле азык-төлек (икмәк, сөт, шикәр, май, яшелчә һәм җиләк-җимеш) һәм торак-коммуналь хезмәтләр чыгымнары керә.

2026 елда Татарстанда яшәү минимумы ничә сум?

  • Гомуми халык өчен (җан башына) — 16 098 сум;
  • Эшкә яраклы халык өчен — 17 547 сум;
  • Пенсионерлар өчен — 13 844 сум;
  • Балалар өчен — 15 615 сум.

Яшәү минимумы һәр елны яңадан карала һәм ул үткән елгы күрсәткечтән ким була алмый. Аны исәпләгәндә төбәкнең социаль-экономик үзенчәлекләре исәпкә алына. Халыкның төрле төркемнәрендә чыгымнар аерым булганлыктан, һәр категория (эшләүчеләр, пенсионерлар, балалар) өчен сумма аерым раслана.


Нет комментариев