Җәмгыять

Татарстанда +16 градуска кадәр җылы булачак, яңгыр явуы ихтимал

Бүген республикада аязучан болытлы һава торышы булачак. ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе прогнозлары буенча, бераз яңгыр төшәчәк. Иртән урыны белән томан күзәтелә, дип хәбәр итә «Татар-информ» МА.

Көнчыгыштан һәм көньяк-көнчыгыштан секундына 5-10 метр тизлектә җил исәчәк. Көндез аның тизлеге урыны белән 13 метрга кадәр җитәчәк.

Көндез иң югары температура +8..+13 градус тәшкил итәчәк, урыны белән +16 градуска кадәр җылы булачак.

Районда да шундый ук һава торышы көтелә. Явым-төшемнәр булуы ихтималын исәпкә алырга онытмагыз, дуслар.


Нет комментариев