САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Татарстан редакцияләрендә хезмәткәрләрнең уртача яше – 44

Казанда «Энергопром» форумында «Татмедиа» Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесенең беренче урынбасары Илдар Миргалимов статистика белән уртаклашты. Аның сүзләре буенча, төбәктә редакция хезмәткәрләренең уртача яше 44кә җитә, дип яза «Татар-информ» МА.

– Миңа калса, бу нормаль. Үземә дә 44 яшь булуы монда сәбәп түгел. Теләсә нинди редакциядә төрле буыннарның бергә эшләве мөһим. Яшьләр яңа идеяләр тудыра, ә тәҗрибәле хезмәткәрләр белем һәм осталык тапшыра, – дип билгеләп үтте ул.

Илдар Флүс улы шулай ук журналистлар штатының әкренләп кимүенә игътибар итте. Сәбәп – медиакуллануның үзгәрүе һәм бер кешегә күп сандагы бурычларны башкарырга мөмкинлек бирүче технологияләрнең барлыкка килүе.

– Район редакцияләрендә кадрлар мәсьәләсе аеруча кискен тора. Бер хезмәткәр еш кына фотограф, оператор, журналист һәм мөхәррир вазифаларын да башкара. Хәзерге заман массакүләм мәгълүмат чаралары хезмәткәре универсалга әверелә, – дип өстәде спикер.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев