Җәмгыять

Татарстан Рәисе хатын-кызларны язның беренче бәйрәме белән котлый

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов үзенең социаль челтәрләрдәге битләрендә 8 Март бәйрәме уңаеннан видеокотлау урнаштырды.

Республика җитәкчесе гүзәл затларга иң изге теләкләрен юллады.

«Кадерлеләребез, сезне язның иң матур бәйрәме – Халыкара хатын-кызлар көне белән котлыйм! Йөзләрегездә елмаю, күңелләрегездә шатлык, гаиләләрегездә тынычлык булсын», — дип язды Рөстәм Миңнеханов үзенең MAX каналында.

Шулай ук ул рус телендә дә җылы теләкләрен калдырып, хатын-кызларга бәхет һәм иминлек теләде.

 


Нет комментариев