Бүген район башлыгы Фәрит Хөснуллин, район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Николай Сахуриев, идарәнең җитештерү-маркетинг бүлеге начальнигы Илнур Салихов чираттагы биш көн нәтиҗәләре буенча җиңү яулаган кыр батырларына акчалата бүләкләр тапшырдылар.
Ургычлары 9 метрлы комбайннарда эшләүчеләр арасында беренче урынны “Җәлил” агрофирмасыннан Илмир Солтанов алды. Икенче-өченче урыннарны “Нөркәй” механизаторлары Руслан Хәйруллин белән Илнур Ибраһимов бүлештеләр.
6 метр ургычлы комбайннарда хезмәт куючылар арасында өч призлы урын да “Җәлил” агрофирмасына бирелде. Ленар Якупов, Айнур Әхәтов, Илдар Харисов бу юлы да сынатмаганнар.
Бүгенге көндә игенчеләр арпа суктыралар. “Нөркәй” белән “Сарман” агрофирмаларында чөгендер алуга керештеләр.
Нет комментариев