2027 елда мөбарәк Рамазан ае февраль башында башлана. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенә сылтама белән хәбәр итә.
Ислам календарының төп даталары:
- 7 февраль – ястү намазыннан соң беренче тәравих намазы укыла.
- 8 февраль – ураза тотуның беренче көне.
- 8 март – уразаның соңгы көне һәм соңгы тәравих.
- 9 март – Ураза гаете (Ураза-бәйрәм).
- 16 май – Корбан гаете (Корбан-бәйрәм).
Татарстанда Ураза-бәйрәм һәм Корбан-бәйрәм көннәре рәсми рәвештә ял көннәре булып санала. Бәйрәмнәрнең төгәл даталары Татарстан Рәисе указы белән раслана.
Нет комментариев