Татарстан 650 млн сумга уңайлы шәһәр мохите проектларын тормышка ашыра
Татарстанның 2026 елгы бюджетында кече шәһәрләр һәм тарихи торак пунктларда уңайлы шәһәр мохите булдыру проектлары өчен 650,1 млн сум каралган. Шуның 474,6 млн сумы федераль бюджеттан керә, дип хәбәр итә ТР Финанс министрлыгы матбугат хезмәте. Бу турыда «Татар-информ» МА яза.
Искәртеп узабыз, 2025 елда Аксубай, Алексеевск, Биектау, Кукмара, Минзәлә һәм Тәтеш районнары җиңүчеләр булып танылган.
«Уңайлы шәһәр мохитен формалаштыру» федераль проекты 2019 елдан бирле эшли. Ул башта «Торлак һәм шәһәр мохите» милли проекты составына кергән иде. 2025 елдан алып бу проект яңа — «Тормыш өчен инфраструктура» милли проектына кертелде һәм 2030 елга кадәр озайтылды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев