САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Талпаннардан сак булыгыз!

Талпан сезоны ачылды, шуңа күрә сарманлылар, табигатькә чыкканда, талпаннардан сак булырга тиешләр. Өстәвенә бәйрәм яллары да җитә.

Кемдер аларны бакчасында, ә кемдер табигатьтә үткәрергә, өченчеләр исә урманга чыгарга әзерләнә. Ләкин, кая гына чыксагыз да, саклык турында онытмаска кирәк. Талпан кадалмасын дисәгез, тәннең ачык урыннары калмаслык тыгыз киемнәр кию, баш киеме турында да онытмау зарур. Киемнәр ачык төстә булса яхшы, чөнки аларда талпанны тизрәк күреп алырга мөмкин. Соңыннан үзегезне генә түгел, үзегез белән алган йорт хайваннарын, әйтик, этләрне дә яхшылап тикшерегез. Табигатькә җыенганда, талпанны куркыта торган репеллент сиптерү яхшы. Ә инде талпан кадалса, түбәндәгечә хәрәкәт итегез. Талпанны махсус прибор, пинцет яки җеп белән тартып алыгыз. Җеп белән алганда, аның белән талпанны ике-өч тапкыр уратып алыгыз һәм өскә таба тартыгыз яки тиз арада табибка мөрәҗәгать итегез.

 

Фото:https://ru.freepik.com/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев