Мостафин авылында яшәүче Хөсәенова Тәгъзимә Нуриәхмәт кызына бүген 95 яшь тулды.
Олуг юбилее белән ветеранны район башлыгы урынбасары Гүзәл Гәрәева тәбрикләде. Изге теләкләрен җиткереп, Рәсәй Президенты Владимир Путинның Котлау хатын, район башлыгы Фәрит Хөснуллин исеменнән чәчәк бәйләме, истәлек бүләкләре тапшырды. Петровский Завод җирлеге башлыгы Рәсим Нуртдинов, "Шәфкать» үзәге директоры Ландыш Мөхлисуллина да ныклык, күңел тынычлыгы, сәламәт гомер теләделәр. Тәгъзимә апага социаль хезмәткәр беркетелгән. Гөлфия Григорьева эшеннән бик канәгать ветеран, аның үзенә иптәш булуына сөенә. Балалары шәhәрдә яшәгәч, авылдашының ярдәменә таяна ул.
Нет комментариев