Шәрләрәмә бозында хоккейчылар очраштылар
.
Бүген Шәрләрәмә авылының спорт мәйданчыгында Хәтер кубогына хоккей ярышлары оештырылды. Менә дүртенче ел инде җирлектә хоккейчы егетләр вафат булган әти-әниләренең якты истәлегенә уеннарын багышлыйлар.
- Быел да ярышлар бик күңелле үтте. Барлыгы 4 команда катнашты. Ярышларны күзәтергә район башлыгы урынбасары Гүзәл Гәрәева да килгән иде. Халык та уеннарны бик кызыксынып карады. Нәтиҗәдә Мортамак командасы җиңү яулады. Шәрләрәмә - икенче, Тукай районы җыелма командасы өченче булдылар. Петровка Завод хоккейчылары дүртенче урынга чыктылар, - дип хәбәр итте авыл җирлеге башлыгы Наилә Хуҗина.
Альбина Сабирова
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев