Шигърият дулкынында
Гомер - мизгел, дибез, ә үзебез, Кадерләрен аның белмибез. Нинди генә эшләр эшләсәк тә, Аклар өчен сәбәп эзлибез.
Гомер бит ул - йөгерек чишмәгә тиң,
Салкын суы баса йөрәкне.
Кылган кайбер гамәлләре генә
Сызып - сызып ала үзәкне.
Гомерне мин ярсу елга димен
Тирән була, я ул саега
Кеше дөнья куа, эш атыдай
Фани дөнья өчен ашыга.
Үткән еллар кире кайтмый шул ул
Шунысы бит аның кызганыч.
Ташлар итеп төпкә салса елга,
Яшәү туктап калса - аяныч !
Гөләндәм Хәлиуллина
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев