24 ноябрь көнне районда Татарстан Республикасы Дәүләт Советы «Татарстан – яңа гасыр» депутатлар төркеменең һәм «Татарстан – новый век» – «Татарстан – яңа гасыр» Республика иҗтимагый хәрәкәте Югары советының пленар утырышы үткәрелде.
Утырыш эшендә Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Мактаулы Рәисе, «Татарстан – яңа гасыр» Республика иҗтимагый хәрәкәте Югары советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Югары совет әгъзасы Марат Галеев, Югары совет Рәисе урынбасары – «Татарстан – новый век» – «Татарстан – яңа гасыр» Республика иҗтимагый хәрәкәте Югары советы Башкарма комитеты рәисе Алсу Тарханова, Дәүләт Советының «Татарстан – яңа гасыр» депутатлар төркеме әгъзалары, Дәүләт Советы депутатлары һәм башкалар катнаштылар.
Районыбыз кунакларын район башлыгы Фәрит Хөснуллин каршы алды. Алар иң элек Сарман аграр көллиятендә булдылар, дәресләр үтә торган кабинетларны, музейны, студентларга медицина хезмәте күрсәтү пунктын, аларның торак бүлмәләрен, спортзалны карадылар, көллият хезмәткәрләре белән аралаштылар. Уку йорты директоры Илфат Нигъмәтуллин аларны кыскача уку йортының эшчәнлеге белән таныштырды.
Район Советының кече утырышлар залында Фәрит Мөнәвир улы белән Гомумроссия дәүләт учреждениеләре һәм иҗтимагый хезмәт күрсәтү хезмәткәрләре профсоюзының Татарстан Республикасы комитеты арасында Территориаль-тармак килешүенә кул кую чарасы булды.
Пленар утырышны Артур Габделҗанов белән Алсу Тарханова алып бардылар. Утырышта катнашучыларны Фәрит Мөнәвир улы сәламләде, кыскача районның социаль-икътисади эшчәнлеге белән таныштырды. Соңыннан сүз Фәрит Мөхәммәтшинга бирелде. Ул иң элек әлеге очрашу өчен мәйдан һәм райондагы эшнең ничек корылганын күрергә мөмкинлек биргәне, кунакчыллыгы өчен район җитәкчелегенә рәхмәт белдерде, республиканың бары тик ике – Сарман һәм Яшел Үзән районнарында гына «ТЯГ» Хәрәкәтенең депуталар төркемнәре булдырылуын билгеләп үтте.
- Бүгенге утырышны Сарман җирендә үткәрү аңлашыла да: биредә барлык дәрәҗә депутатлар белән халык арасындагы үзара элемтә ныклы нигезгә корылган һәм район тәҗрибәсе игътибарга лаек, – диде ул һәм Сарман районы Советы каршындагы депутатлар төркеменең «ТЯГ» Хәрәкәтенең депутатлар төркемнәре арасында иң күп санлысы булуын да әйтеп үтте.
Утырышта халыкның мөрәҗәгатьләрен хәл итү буенча Дәүләт Советы һәм «ТЯГ» депутатлар төркеме әгъзаларының бергәләп эшләү тәҗрибәсе каралды.
- Гражданнарның мөрәҗәгатьләре белән эшләү – формальлек кенә түгел, ул кешенең хакимият белән турыдан-туры сөйләшүе, безнең карарларның алар ихтыяҗы белән туры килү-килмәвен тикшерү дә, – диде Фәрит Хәйрулла улы бу уңайдан.
159 депутат сайланган. Алар арасында махсус операциядә катнашучы 6 кеше, «Бердәм Россия»дән 3 депутат бар, ә 1 кеше үз-үзен күрсәткән. Сайланган депутатлар сайлаучылардан мандат кына түгел, җитди эш таләп итүче наказлар да алганнар.
Фәрит Хәйрулла улы мондый мөһими эштә җирле депутатларның да рольләрен бәяләде.
- Нәкъ менә алар халыкка иң якын торалар, конкрет авылның, урамның, гаиләнең проблемаларын яхшы беләләр. Дәүләт Советы, «ТЯГ» депутатлары, районнарга баргач, иң элек аларга таяналар, – диде ул һәм һәр депутатның мөрәҗәгатьләрнең нәтиҗәле үтәлешен тәэмин итәргә тиешлеген дә ассызыклады.
«Ә моның өчен кешеләр белән даими элемтәдә булырга, аларны ишетә һәм тыңлый белергә кирәк. Безнең иң мөһим уртак бурычыбыз – республика халкына иминлекне тәэмин итү һәм иртәгәге көнгә ышаныч тудыру», – дип төгәлләде ул сүзен.
Татарстан Республикасы Дәүләт Советы «ТЯГ» депутатлар төркеме җитәкчесе Артур Габделҗанов, утырышта катнашучыларны сәламләп, депутатлар төркеменең һәм депутат берләшмәләре әгъзаларының төп юнәлеше халык белән эшләү булуын билгеләп үтте. Узган ел 166 граждан кабул ителгән, 361 мөрәҗәгать каралган. Ә агымдагы елның беренче яртыеллыгында 223 мөрәҗәгать тикшерелгән.
«Татарстан – Яңа гасыр» хәрәкәте халык белән эшләүне үзенең төп өстенлеге итеп билгели. Хәрәкәт активистлары анда үзләренең төрле дәрәҗәдәге депутатлары, иҗтимагый берләшмәләр эшчәнлеге аша катнаша. Депутатлар, бигрәк тә «Татарстан – яңа гасыр» хәрәкәте вәкилләре белән берлектә идеяләр һәм тәкъдимнәрне туплау, мөмкин булганча аларны идарә карарларына, закон чыгару инициативаларына әверелдерү – безнең бурыч, – диде Артур Габделҗанов.
Утырышта шулай ук «ТЯГ» хәрәкәтенең Сарман район Советындагы депутатлар төркеме җитәкчесе Азия Мөхәммәдиева, төркем әгъзасы Раян Дәүләтҗанов, Чаллы шәһәреннән гаилә спорт үзәкләре челтәре җитәкчесе, җәмәгать тәрбиячесе, тхэквондо һәм кикбоксинг буенча тренер Дамир Хөснетдинов чыгышлары тыңланды.
Очрашу күңелле мизгелләр белән тәмамланды: Фәрит Мөхәммәтшин Янурыс авыл җирлеге башлыгы Азия Мөхәммәдиевага һәм «Татарстан – яңа гасыр» хәрәкәте призына I Лига шәһәрләре һәм II Лига районнары арасында узган волейбол буенча чемпионат җиңүчеләренә – районның ир-атлар командасына «Татарстан – яңа гасыр» хәрәкәте Югары Советы Башкарма комитетының Рәхмәт хатларын тапшырды. Ул уенчыларның тубына үзенең имзасын да салды. Фәрит Хөснуллин да Фәрит Мөхәммәтшинны һәм Марат Галеевны районның социаль-икътисади үсешенә керткән зур өлешләре, даими ярдәмнәре өчен Рәхмәт хатлары белән бүләкләде.
Зөлфия Шәрипова
Нет комментариев