САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Шиһабетдин Мәрҗани укулары Күтәмәле мәчетенә дә килде

Күтәмәледә Мәрҗани укулары узды

Олуг фикер иясе, тарихчы, бөтендөнья ислам фәне үсешенә өлеш керткән мәшһүр галим Шиһабетдин Мәрҗанинең тууына 200 ел тулу уңаеннан Күтәмәле авылы җәмигъ мәчетендә Мәрҗани укулары уздырылды.Чараны гыйлем алуның фазыйләтләре турындагы вәгазь белән авыл имамы Ринат хәзрәт Ахметбаев ачып җибәрде. Авыл китапханәчесе Гөлфирә Хөснуллина Шиһаб хәзрәтнең биографиясе, имам һәм мөдәррис буларак һәм педагогик эшчәнлеге турында сөйләде. Галимнең тормышын яктырткан ”Остазлар остазы “ дип исемләнгән китап күргәзмәсе тәкъдим ителде.Мәрҗани –күпкырлы шәхес.Шулай да Мәрҗанине бөтен дөньяга Мәрҗани итеп таныткан нәрсә- ул аның гыйльми хезмәтләре. Аларның саны өч дистәдән артык. Яртысы гарәп телендә язылган.Мәрҗанинең мирасы бүгенге көндә дә өйрәнелә. Кайбер хезмәтләре Каһирәдәге атаклы “Әл-Әзһәр” университетында бүгенге көндә дә укытыла.

Ш.Мәрҗани-Татарның беренче тарихчысы да.Аның тарихчы буларак эшчәнлеге турында үзе дә тарих укыткан Мәрьям Миньярова сөйләде.Ул Идел буе Болгар дәүләте,Казан ханлыгы тарихына,татар халкының этник чыгышы,мәдәнияте мәсьәләләренә багышланган фундаменталь хезмәте- “Мостафадел-әхбар фи әхвали Казан вә Болгар”(“Казан вә Болгар хәлләре турында файдаланылган хәбәрләр”) китабына күзәтү ясады.

Соңыннан Мәрҗани хәзрәтләре, ислам дине галимнәре,мөдәррисләре рухына багышлап дога кылынды.Шиһабетдин хәзрәтнең тормыш юлы һәр татарга үрнәк булып тора.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев