САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

сезнең өчен, өлкәннәр

1992 нче елдан башлап, илдә һәм республикада Халыкара өлкәннәр көненә багышланган күп төрле чаралар үткәрелә. ТР Министрлар Кабинетында уздырылган чираттагы брифингта шулар турында сүз алып барылды. Республикада бер миллионнан артык өлкән кеше яши. Бу - барлык халыкның 27,7 проценты. Алар арасында озын гомерлеләр, ягъни 100 яшь чиген үтүчеләр дә бар,...

1992 нче елдан башлап, илдә һәм республикада Халыкара өлкәннәр көненә багышланган күп төрле чаралар үткәрелә. ТР Министрлар Кабинетында уздырылган чираттагы брифингта шулар турында сүз алып барылды.
Республикада бер миллионнан артык өлкән кеше яши. Бу - барлык халыкның 27,7 проценты. Алар арасында озын гомерлеләр, ягъни 100 яшь чиген үтүчеләр дә бар, алар - 174. Ноябрь аенда Буа районында яшәүче Разыя апага 109 яшь тула, ә Казанда яшәүче Хәкимә апага - 108 яшь. Быелның май аеннан башлап, 90 яшь һәм аннан соңгы юбилей даталарын билгеләп үтүче өлкәннәрне РФ Президенты котлый. Соңгы елларда өлкәннәрнең тормыш-көнкүрешләрен яхшырту, аларның җәмгыятьтәге үзгәрешләр алдында югалып калуларына юл куймау буенча да күп чаралар күрелде. Компьютердан файдалану буенча күнекмәләр бирү, белемнәрен арттыру - шуларның берсе. Аз керемле, ялгыз өлкәннәр турында кайгырту да - игътибар үзәгендә. 15 мең өлкән кешегә социаль хезмәткәрләр хезмәт күрсәтә. 34 социаль хезмәт күрсәтү учреждениесендә 4500 өлкән кеше һәм инвалид яши. Аларга "Игелеклелек атнасы", "Кече авыллар көне" хәйрия акцияләре кысаларында туган якларына кайтып килү мөмкинлеге тудырыла. Ярминкәләрдә өлкәннәр арзан бәядән авыл хуҗалыгы продуктлары сатып ала алалар. Бөек Ватан сугышы ветераннары, аларның тол хатыннары фатирлар белән тәэмин ителеп киләләр. Республикадагы өлкән кешенең 34 проценты эшли. Эшләргә теләүче өлкәннәр өчен вакансияләр ярминкәсе үткәрелә. 1-10 октябрь көннәрендә өлкәннәрне социаль-икътисади, социаль яклау, аларга медицина хезмәте күрсәтү буенча булган мәсьәләләрне хәл итү өчен республика ведомстволары һәм министрлыкларында "кайнар линия" телефоннарының (алар ТР Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгы сайтында күрсәтеләләр) эшчәнлеге тагы да активлашачак. Быелгы декада көннәрендә дә инде традициягә әйләнгән акцияләр - "Чиста йорт", "Социаль базыңны тулыландыр", "Тарихи урыннар буенча экскурсияләр", "Физик активлык - озын гомерлелеккә юл" һәм башкалар дәвам итәчәк. Ә быелгы бәйрәмнең аермалы ягы - өлкәннәр катнашындагы "Балкыш" фестивале. 8 нче октябрьдә өлкән яшьтәге үзешчән башкаручыларыбыз Гала-концертта катнашачак.
Өлкәннәр декадасы районда да зурлап билгеләп үтеләчәк. "Өлкәннәргә социаль ярдәм күрсәтү буенча федераль һәм республика законнарының үтәлеше контрольгә алыначак, аз керемле, ялгыз өлкәннәргә социаль ярдәм күрсәтеләчәк, Бөек Ватан сугышы ветераннарының өйләренә барып, хәлләрен белешүләр оештырылачак, авыр тормыш хәлендә калган өлкәннәргә ярдәм чаралары күрсәтеләчәк. Шулай ук "Чиста йорт", "Игелеклелек дәресе" кебек акцияләрдән дә читтә калмаячакбыз. Өлкәннәрне фураж, салам белән тәэмин итү, мәдәни чаралар, экскурсияләр, хәйрия ашлары һәм башкаларны үткәрү күздә тотыла", - диде бу уңайдан район халыкны социаль яклау идарәсе начальнигы Р.Шиһапова.
Рәсемдә сез Түбән Ләшәү авылында гомер итүче Вәсилә Юнысованы күрәсез. Ул 25 нче сентябрьдә 90 яшен тутырды.
Вәсилә апа Түбән Ләшәүдә туып-үскән. Заманына күрә укымышлы кеше булган - Сарайлыда җидееллык мәктәп тәмамлаган.
1941нче елда Әлмәт районының Болгар авылына килен булып төшкән Вәсилә ире Мирзасалих белән дүрт ай гына яшәп кала - ул сугышка алына һәм шул китүдән әйләнеп кайтмый.
Вәсилә апа, берничә ел Азнакай районында май заводында эшләгәнен исәпләмәгәндә, бөтен гомерен колхоз эшендә үткәрә. Күптән түгел, сугышчының тол хатыны буларак, ул район үзәгеннән фатир алды. Кышка шунда яшәргә китәргә җыена. Кызы Сәрия, оныклары, оныкчыкларының кадерле әнисе, әбисе булып, матур тормыш кичерә Вәсилә апа.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев