Озак еллар Александровка сельпосында фидакарь хезмәт куйган Татар Карамалысы авылында гомер кичерүче Яруллина Рәмзия Хөснулла кызына бүген 90 яшь тулды.
Юбиляр тәбрик сүзләрен кичә үк кабул итә башлады. Сарманда яшәүче кызы йортына аны гомер бәйрәме белән тәбрикләргә балалары, онык-оныкчыклары, туганнары, авылдашлары җыелыштылар.
Ветеранны район Башкарма комитеты җитәкчесе вазифаларын башкаручы Розалия Хөснимәрданова тәбрикләде.

Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов, район башлыгы Фәрит Хөснуллин исеменнән котлаулар ирештерде, Рәхмәт хаты, чәчәк бәйләме, истәлек бүләге тапшырды. Сарман авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе Лилия Шәрипова, "Шәфкать" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге директоры урынбасары Ләйсән Вагыйзова да юбилярга матур теләкләрен җиткерделәр.


Ишле гаиләдә үскән Рәмзия апаның тормыш hәм хезмәт юлы турындагы язманы "Сарман" газетасының алдагы саннарында укырсыз, хөрмәтле дуслар.

Нет комментариев