САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Сарманның «Старт» спорт мәктәбенә Фәрит Сафин исеме бирелде

Район Башкарма комитетының 2022 елның 8 августында чыккан 246 санлы карары нигезендә, «Старт» чаңгы ярышлары буенча спорт мәктәбенә легендар спортчы Фәрит Газыйм улы Сафин исеме бирелде.

Тәҗрибәле мөгаллимнең бөтен гомере чаңгы спорты белән бәйле. 1977 елда Сарман урта мәктәбендә эшли башлаганнан бирле Фәрит Газыйм улы спорт мәктәбе белән тыгыз элемтәдә тора. Менә алты ел инде ул анда тренер вазифаларын да башкара. Хезмәте дәверендә Фәрит Сафин «Физик культура һәм спорт отличнигы» билгесенә, «Сарман районының Почетлы гражданы», «Иң яхшы җәмәгать тренеры», «Авыл районнары арасында иң яхшы физик культура укытучысы», «Татарстан Республикасының атказанган укытучысы» һәм башка бик күп төрле мәртәбәле исемнәргә лаек була, югары квалификацион категориягә ия, спорт остасына ике кандидат тәрбияли. Аның кулы астында тәрбияләнүчеләр барлык дәрәҗә ярышларда да уңышлы чыгыш ясыйлар. Фәрит Сафинның исеме халыкара энциклопедиягә кертелгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

4

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев