Сарманның «Шәфкать» үзәгендә рәсем бәйгесе Тукайга багышланды
Җәмгыять

Сарманның «Шәфкать» үзәгендә рәсем бәйгесе Тукайга багышланды

Апрельдә без бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулуны билгеләп үтәбез.

20 апрельдә Сарманның «Шәфкать» үзәгенең социаль-реабилитация бүлегендә дәваләнүчеләр өчен Тукай әкиятләре персонажларын иллюстрацияләү буенча рәсем бәйгесе уздырылды. Социаль хезмәт алучылар яраткан персонажларын – Шүрәле, Су анасы, Кәҗә белән Сарык, Бала белән Күбәләк һәм башкаларны зур сөенеч белән искә алдылар.

Фотолар «Шәфкать» үзәгенең ВКонтакте челтәрендәге төркеменнән алынды

 


Нет комментариев