Алабуга шәһәрендә «Алабуга мәдәният һәм сәнгать көллияте» тарафыннан II Республика курайчылар фестиваль-бәйгесе узды.
Бәйгенең төп максаты — татар халкының милли уен коралы булган курайны яшь буын арасында саклау һәм киң популярлаштыру.
Фестиваль нәтиҗәләре буенча Сарман балалар сәнгать мәктәбенең И.Г. Шакиров исемендәге «Мирас» курайчылар ансамбле югары уңышка иреште һәм I дәрәҗә лауреат дипломы белән бүләкләнде. Яшь талантларны бәйгегә җитәкче Резеда Хазиева һәм концертмейстер Ленар Нургалиев әзерләде.
Сарман курайчыларын лаеклы җиңүләре белән котлыйбыз! Алга таба да милли моңнарыбыз яңгырап торсын, яңа иҗади уңышлар юлдаш булсын.
Нет комментариев