Сарман үзәк китапханәсендә «Икенче яшьлек» клубы өчен шигъри терапия узды
Җәмгыять

Сарман үзәк китапханәсендә «Икенче яшьлек» клубы өчен шигъри терапия узды

Ана — Бөек исем, Нәрсә җитә ана булуга; Хатыннарның бөтен матурлыгы, Бөтен күрке ана булуда... Һ. Такташ

Сарман үзәк китапханәсендә Әниләр көне уңаеннан «Икенче яшьлек» клубы әгъзалары өчен «Ана — бөек исем» дип исемләнгән шигъри терапия кичәсе узды. Чараны әйдәп баручы китапханәче Рәзинә Мәснәви кызы Гарифуллина әзерләде һәм алып барды.

Бәйрәм барышында вакыт сынауларын узган классик әсәрләр дә, заманча авторларның шигырьләре һәм җырлары да яңгырады. Һәр әсәр әниләрнең чиксез мәхәббәтенә, кайгыртуына һәм җылы назына багышланды.

Кичәдә катнашучылар үз әниләре белән бәйле кадерле истәлекләрен барлады. Алар көндәлек тормышның гади, тик бик якын мизгелләре — пешкән ашның хуш исе, «ашыкма» дип әйтелгән йомшак сүз һәм әни киңәшләре турында сөйләде. Теләге булган һәркем яраткан шигырен укып ишеттерде.

Алып баручы кунаклар өчен күңелле һәм җиңел уеннар да әзерләде. Җыр-моң, шигырьләр, табышмак һәм мәкальләр, шулай ук шаян юмор белән үрелеп барган бу очрашу клуб әгъзалары күңелендә җылы бәйрәм киче булып саклан

ыр.


Нет комментариев