Татарстанда буран, көчле җил һәм бозлавык көтелә
Һава торышы

Татарстанда буран, көчле җил һәм бозлавык көтелә

26 ноябрь кичендә, шулай ук 27 ноябрьдә төнлә һәм көндез Татарстанда һава шартларының начараюы көтелә.

Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы мәгълүматы буенча, урыны белән түбәндәге күренешләр фаразлана:

- күз күреме 1–2 километрга кадәр начараю белән буран;

- секундына 15–17 метр тизлектә көчле җил;

- юлларда бозлавык.

Татарстан халкына сак булырга, аеруча автомобильдә һәм җәяү йөргәндә игътибарлы булырга киңәш ителә. Автомобиль йөртүчеләргә тизлекне куркынычсыз дәрәҗәдә тотарга һәм ара калдырырга, җәяүлеләргә юл аша чыкканда аеруча игътибарлы булырга кирәк.


Нет комментариев