САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Сарманның "Ләйсән" балалар бакчасында ”23 февраль – бездә гаилә бәйрәме” дигән бәйрәм үткәрелде

Сарман үзәгендә урнашкан 3нче санлы "Ләйсән" балалар бакчасында уздырылган бәйрәм иртәләре һәрбер әти-әнинең күңелендә озак саклана. Йөрәк парәләренең шигырь сөйләвен, җырлавын яки биюләрен кабат-кабат карау, әби-бабайларга, дус-ишләргә күрсәтү өчен видеога да төшереп баралар. Ә инде бәйрәмнәрдә әти-әниләр үзләре дә катнашса, инде икеләтә күңел ачу бәйрәменә әйләнә. Менә шундый бәйрәмнәрнең берсе...

Сарман үзәгендә урнашкан 3нче санлы "Ләйсән" балалар бакчасында уздырылган бәйрәм иртәләре һәрбер әти-әнинең күңелендә озак саклана. Йөрәк парәләренең шигырь сөйләвен, җырлавын яки биюләрен кабат-кабат карау, әби-бабайларга, дус-ишләргә күрсәтү өчен видеога да төшереп баралар.

Ә инде бәйрәмнәрдә әти-әниләр үзләре дә катнашса, инде икеләтә күңел ачу бәйрәменә әйләнә. Менә шундый бәйрәмнәрнең берсе беренче кечкенәләр төркемендә "23 февраль - бездә гаилә бәйрәме" дигән исем астында үткәрелде.Кичәдә, котлау өлешеннән соң, әтиләр ике командага бүленеп көч сынашты. Залда утырган әниләр һәм нәниләр аларга көч биреп тордылар. Ярышлар балаларның кызыклы сораулары һәм әтиләрнең җаваплары, эш-гамәлләре белән үрелеп барды. Соңыннан жюри әгъзалары ике команданың да очколарының тигез булуын билгеләп үтте. Бәйрәм азагында балалар шигырьләр сөйләделәр, биеделәр, үзләре ясаган бүләкләрен тапшырдылар. Әтиләр үз чиратында балаларның тәрбияче апаларына һәм бакча җитәкчеләренә шундый күңелле гаилә бәйрәме оештырганнары өчен рәхмәтләрен җиткерделәр.

Ләйсән Нигъмәтҗанова һәм Альбина Шәрипова, тәрбиячеләр.

Шулай ук укыгыз:

Сарманның "Ләйсән" балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр әтиләрен котлыйлар

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев