Сарман яңалыклары

"Сарман" газетасы - Сарман районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Сарманнан Хәбибуллиннар ярты гасыр тату яшиләр

Мәктәптә укыган елларым. Суфия апа белән көн дә диярлек иртән очрашабыз. Ул эшкә ашыга, мин мәктәпкә барам. Бер урамда яшәгәнлектән, юлларыбыз еш кисешә иде. Аннан алар гаилә дусларыбыз Әлфинур апалар белән күршеләр булып яшәделәр, аралашып, дус-тату гомер иттеләр, шуңа күрешеп тору җае һәрвакыт чыгып торды.

Гади, кешелекле, ярдәмчел, ачык йөзле... Хәбибуллиннарга хас асыл сыйфатларны озын итеп язарга да мөмкин булыр иде. Гаилә башлыгы Мәхсүт абыйны да, Суфия апаны да райондашлар яхшы беләләрдер, чөнки икесе дә халык хуҗалыгының билгеле тармакларында хезмәт куйдылар.

Алар икесе дә бер авылда туып-үскәннәр, Кәүҗиякнең Җәмәлҗәнтау итәгеннән җиләк җыеп, елгасында су коенып, балачаклары, яшьлекләре узган. Башлангыч белемне туган авылында алгач, бишенчедән соң Суфия апаны әтиләре рус мәктәбенә укырга җибәрә. Күрше Петровка б/к авылы мәктәбенә йөреп – ике ел, ә Әлмәт шәһәрендә җиде белән сигезенчене укый кыз. Урта белемне Сарман мәктәбендә ала. Ә Мәхсүт абый – Суфия ападан өч класска зуррак. Алар классын укырга Нөркәйгә җибәрәләр. “Атна башында саламга йөри торган трактор китерә, ә кайтуын Бикмәт аша җәяүләп кайта идек. Атна буе интернатта яшәдек”, – дип искә алды үсмер чакларын гаилә башлыгы.

Кулына урта белем турында аттестат алуга, Суфия апа Бөгелмәгә бухгалтерлар әзерләү мәктәбенә юл ала. Училище дәрәҗәсендәге уку йорты киләчәктә хезмәт куяр өчен кирәкле барлык белемне дә бирә, хәтта тәҗрибә белән дә баета. “Укытучыларыбыз бик белемле, яхшы булдылар. Миннән кызыгып, сеңелләрем дә шунда һөнәр үзләштерделәр. Без барыбыз да хисапчылар булдык”, – диде Суфия апа.

Урта мәктәп тәмамлаган Мәхсүт абый исә Әлмәттә шоферлар курсы тәмамлый. Аннан армия сафларына китә. Чиләбе өлкәсендә ракета гаскәрләрендә хәрби хезмәт чыныгуы алган егетнең кайтуын өйдәгеләр көтеп алалар. Нәкъ менә шул көнне киләчәк язмышын хәл итәрдәй очрашу да насыйп була аңа. Кич белән клубка чыккач, солдат егет кечкенә генә буйлы, күзләре дә, йөзе дә нур чәчеп торган мөлаем кыз белән таныша. Бер авылда һәм бер урамда яшәсәләр дә, егет белән кыз булырлар дип, моңа кадәр уйларына да кереп карамый. Мәхәббәткә киртәләр юк, диюләре дә дөреслеккә туры киләдер. Дүрт ел очрашып йөргәннән соң, егет кызның кулын сорап килгәч, булачак әби тиз генә ризалык бирми әле. Шулай итеп, үз сүзендә нык тор ган, үҗәт Мәхсүт абый, кызны сорап, өч тапкыр яшь кәләшнең бусагасын атлап керә.

– Ярар, Тәслия апа, кызыңны бирмәсәң, мин аны урлап алып китәм, – ди егет.

Шуннан ризалык бирми, җайлары калмый. Ә Суфия апаның сеңелләре Сания, Сәрия, Дания, киресенчә, җизниле булачакларына сөенәләр генә.

Туй алдыннан бер ай буе тоташ яңгырлар ява. Әллә сөенеченнән, әллә, Тәслия апага кушылып, көенеченнән, табигать тә елый. Ә менә иртәгә туй дигән көнне, аязып, күктә якты кояш балкый. Бу, чыннан да, яшь гаиләгә фатиха билгесе була. Туйны ишегалдында ачык һавада үткәрәләр.

– Урамда җиңел машина белән йөрерлек түгел иде. “Вездеход” белән алып кайттык кәләшне. Ул вакытта Җабир абый колхоз рәисен йөртә иде. УАЗигы белән аны чакырдым, – дип искә алды туй көннәрен Мәхсүт абый.

Тормышлары, Аллаһка шөкер, Тәслия апа үкенерлек, нәселләренә тел-теш тидерерлек булмый, киресенчә, әби белән кияү уртак телне тиз табалар. Өч балдызы да, “җизни” дип, өзелеп торалар.

Менә шул вакытлардан соң ярты гасыр гомер узып та киткән. Мәхсүт һәм Суфия Хәбибуллиннарның гаилә корып яши башлауларына 11 июнь көнне 50 ел булды. Алтын юбилярларны район башлыгы Фәрит Хөснуллин тәбрикләде, изге теләкләрен җиткереп, чәчәк бәйләме, Рәхмәт хаты һәм истәлек бүләкләре тапшырды. Район Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Индира Сәхипова, ЗАГС бүлеге начальнигы Гөлчәчәк Вәлишина, Сарман авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе Лилия Шәрипова, район ветераннар Советы рәисе Асыляр Харисов, туганнары, якыннары да тәбрик сүзләре җиткерделәр, сәламәт тигез гомер теләделәр.

– Безне хөрмәт итеп килүегез өчен зур рәхмәт. Хезмәтегездә уңышлар, сәламәтлек, гаилә бәхете телибез, – диде Суфия апа, котлауларга җавап итеп.

Мәхсүт абый гомер буе “Сельхозтехника” берләшмәсендә шофер булып хезмәт куйды. Ә Суфия апаның хезмәт еллары почта белән бәйле. Башта сортировка бүлегенә урнаша ул. Мирзаһит Гарипов җитәкчелек иткән еллар була бу. Ул эшкә яңа урнашучылардан, гадәттә, география фәненнән имтихан ала. Кайсы илнең башкаласы нинди шәһәр икәннәрен сорый, чөнки посылкаларны, хатларны дөрес юнәлешкә җибәрү өчен, моны мөһим дип уйлый. Ул заманнарда хатлар да күп йөри бит. Аннан Суфия апаны нормировщица итеп күчерәләр. “Рәхмәт Наҗия апа Гыйльфановага, ул баш хисапчы булып эшли иде, миңа нык ярдәм итте, бухгалтериягә дә ул алып керде”, – дип искә алды Суфия апа. Ә Наҗия апа лаеклы ялга чыккач, үзе баш хисапчы булып кала. Оешмада оптимизация башлангач, исәп икътисадчысы була. Ике елдан ул штат та кыскартыла. Шуннан соң, авылларга йөреп, килешүләр төзеп, хуҗалыкларга телефон кертеп йөри башлыйлар, кассада да эшли ул.

– Алты җитәкче белән эшләргә туры килде. Бөтенесенә ярарга, уртак тел табарга, яраклашырга кирәк булды, – ди Суфия апа.

Сабыр, ипле, тыныч холыклы белгеч бервакытта да сынатмый. Халыкны чыбыклы элемтә белән тәэмин иткән еллары аеруча нәтиҗәле.

– Өйләнешкәч, авылда аръяктагы бер йортта яши башладык. Аннан Газизҗан абый белән Наҗия апаның иске өйләренә күчендек. Саҗидә апаларда яшәгәндә, 1977 елда улыбыз Радик туды. Шул елны Сарманда 28нче йортны кулланышка тапшырдылар. “Сельхозтехника” берләшмәсен Хәйдәр Сафин җитәкли иде. Безгә шул йорттан фатир бирде ул. Икенче каттан тәрәзә аша карап, каршы урамда яшәгән Илгизәр абый белән Асия апа Хәйруллиннарның чия үстергәннәренә, яшәү рәвешенә кызыгып тора идек. 1984 елны, йорт салып күченгәч, без дә күп итеп чия утырттык. Аны Илгизәр абыйдан барып алдым. Күп итеп утыртмаска киңәш иткән иде ул, хәзер бөтен җирне басты чия. Көч-хәл белән төпләп бетердек артыгын, – дип, Сарманга күченү белән бәйле хатирәләрен яңартты Суфия апа.

Мәхсүт абыйлар исә гаиләдә бишәү үсәләр. Егет дүртенчесе була. Кызганыч, бүгенге көндә Гөлүсә апасы белән икесе генә калганнар. Әниседәй кадерле кешесе дә гаилә шатлыгын уртаклашырга килгән иде.

– Суфия безгә килен кебек булмады. Без аны үз кызыбыз кебек якын күрдек. Аның кебек акыллы, сабыр бала сирәк. Шундый әйбәт булды ул. Безнең әнкәй: “Суфия кояш кебек кайтып керә капкадан. Аның белән бергә ишегалдына нурлар керә”, – ди торган иде. Без “килен, каенсеңел” дип яшәмәдек. Бер гаилә булдык, тату гомер иттек, Аллаһка шөкер. Хәзер мине әниләре урынына тәрбиялиләр. Авырып киткән идем, сабый баланы караган кебек карадылар. Кая барасым килә, шунда алып баралар, ашыйсы килгәнне ашаталар. Киләчәктә дә тигез яшәсеннәр, сау-сәламәт булсыннар, игелекләре бәхетле итсен, – диде Гөлүсә апа.

– Җизнине беренче көннән үз иттек, яраттык. Бервакыт, апаны концертка алырга килергә тиешлеген ишеттек тә, без дә әзерләнә башладык. Җизни ЗИЛ машинасы белән килеп туктауга, дүрт кыз, арттан үрмәләп, кузовка менеп утырдык. Безне күрмәделәр. Рангазарга килеп җиткәч, безне күтәреп ал әле, дип, җизнигә кычкырдык. Болар аптырап калдылар. Менә шундый маҗаралы хәлләр дә булгалады. Өйләнешеп, Сарманда яши башлагач, мин апаларга еш бара идем. Җизни ерак рейсларга йөргәч, аңа иптәшкә дә кунгаладым. Апа бәбиләргә киткәч, аларда тордым. Шулай өй җыештырып йөрим. Карыйм: мантый савыты эченә бер носки салынган. Нинди носки микән, дидем дә, аны чүп савытына аттым. Ә аны чүплеккә чыгарып ташладым. Җизни кайткач, акча кирәк булган, күрәсең. Миннән теге носкиның кайдалыгын сорады. Ярый әле, чүп савытын бушатмаганнар иде, чыгып, табып алып керде. Носки эчендә акча булган икән, – дип, хатирәләре белән уртаклашты Суфия апаның сеңлесе Сәрия һәм матур теләкләрен җиткерде.

Хәбибуллиннар ике бала – бер ул һәм кыз тәрбияләп үстерделәр. Биш онык һәм бер оныкчыклары куанычы белән яшиләр. Элекке елларда күпләп маллар асраганнар. Бәрәңгене дә монда да, авылга да, басуга да утыртканнар. Хәзер инде кош-корт белән генә чикләнәләр, умарталар тоталар.

– Тату яшәүнең сере – сабырлыкта, гаиләдә әтине беренче урынга куеп, аңа хөрмәт тәрбияләүдә, дип уйлыйм. Балалар бервакытта да әтиләре сүзеннән чыкмадылар, хәзер дә – шулай, – диде Суфия апа, гаилә кыйммәтләрен билгеләп.

Юкка гына гаиләне хатын-кыз патшалыгына тиңләмәгәннәр шул. Акыллы хатын аны бәхет иленә әверелдерә, диләр. Хәбибуллиннар гаиләсендә һәрвакыт татулык, тынычлык, бөтенлек, муллык хөкем сөрде. Бу, әлбәттә, үзара аңлашу, санлашу, киңәшләшеп яшәү нәтиҗәседер. “Гомерләрне еллар билгеләми, яшәү дәрте булсын күңелдә”, – дип җырлыйлар. Яшәү көче кимемәсен, саусәламәт, бәхетле һәм тигез олыгаю көтсен алда сезне, хөрмәтле Мәхсүт абый, Суфия апа.

Альбина Сабирова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев