Әмирханны генераль директор котлады
Җәмгыять

Әмирханны генераль директор котлады

Быел хезмәттәшебез – «Сарман» газетасы корреспонденты Лилия Сапарованың улы Әмирхан да беренче тапкыр мәктәп бусагасын атлап керәчәк.

Аны яңа уку елы белән «ТАТМЕДИА» җәмгыяте генераль директоры Шамил Садыйков тәбрикләде.

–       Кадерле Әмирхан! Сине 1 сентябрь – Белем көне белән котлыйм. Бу көнне син белем һәм яңа ачышлар дөньясына беренче адым ясыйсың. Алда сине могҗизалы тормыш, кызыклы очрашулар, мавыктыргыч сәяхәтләр көтә. Хәерле юллар сиңа! – диелгән иде аның котлау открыткасында.

Шамил Мөхәммәт улы кечкенә дустыбызга  мәктәп кирәк-яраклары салынган бик матур портфель дә бүләк итте. Аны Әмирханга «Сарман-информ» җитәкчесе Альбина Сабирова тапшырды. Ул да булачак укучыга яхшы билгеләргә генә укуын, зирәк акыл һәм кызыклы ачышлар теләде.


Нет комментариев