Көненә 8–10 мең адым ясарга кирәк дигән киң таралган кагыйдәнең медицина ягыннан нигезе юк. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә Татарстан Республика клиник хастаханәсенең 2нче ортопедия бүлеге мөдире Рамил Салихов белдерде.
Ортопед аңлатканча, «көнлек норма» идеясен Япониянең гаджетлар эшләп чыгаручылары маркетинг максатыннан гына уйлап тапкан. Көн дәвамында кыска-кыска араларга гына йөреп җыелган адымнарның файдасы — бары тик уйдырма гына.
Организмга чын-чынлап файда китерсен өчен ярты сәгать дәвамында өзлексез йөрү кирәк — бу вакыт эчендә кеше якынча 5 мең адым ясый. Нәкъ менә шундый физик активлык кына сәламәтлек өчен иң файдалысы булып тора.
Нет комментариев