САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Сарманнан Румилә Мусина өченче тапкыр «Автоледи» исеменә лаек булды

Хатын-кызлар арасында руль артына утырырга теләүчеләр саны артканнан-арта бара.

Машина йөртү осталыгы буенча да алар ир-атлардан кимен куймыйлар, кагыйдәләрне дә яхшы беләләр. Узган атнада ханымнар һәм туташлар моны тагын бер кат исбатладылар. 

Пәнҗешәмбе көнне ДОСААФның территориаль бүлегендә традицион «Автоледи» бәйгесе оештырылды. Башка еллардан аермалы буларак, быел ул район күләмендә генә үткәрелде. Шулай да, катнашырга теләүчеләр саны узган елгыдан күбрәк булды. Районда иң оста машина йөртүче хатын-кыз исеменә ун гүзәл зат дәгъва кылды. 

Катнашучыларны район ЮХИДИ бүлекчәсе инспекторы Илнур Шәрипов, Сарман районында «Юл хәрәкәте иминлеге» дәүләт бюджет учреждениесе бүлекчәсе начальнигы Алсу Ситдыйкова, ДОСААФның территориаль бүлеге җитәкчесе Илдус Мәүләвиев, «Бердәм Россия» сәяси партиясенең Сарман җирле бүлекчәсе башкаручы сәркатибе Айназ Сафина сәламләделәр, уңышлар теләделәр. ДОСААФ бүлеге белгече Венера Сәетшина бәйгедә чыгыш ясау кагыйдәләрен аңлатты. 

B категориясенә кагылышлы билетларны бер хатасыз чишүчеләр дә табылды. Бер ханым исә әлеге этапта берничә тапкыр ялгышты. Билетлардан соң полигонга барасын ишеткәч, ул чын күңелдән гаҗәпләнде: «Хаталарым күп булгач, төшеп калдым, дип уйлаган идем, миңа да барасы була икән», – диде ул. 

«Транспорт чарасын автошәһәрчектә йөртү» этабын барлык катнашучылар да диярлек үз машиналарында үттеләр. ДОСААФның тугры «тимер ат»ында йөрүчеләр дә булды. Хәер, бүлек машинасы да алар өчен чит булмагандыр, чөнки күпчелек хатын-кызлар нәкъ менә Сарман ДОСААФында укып, «права»лы булганнар. 

Ике этап нәтиҗәләре буенча Сарманнан Эльвира Андриянова бу юлы да призлы урынсыз калмады. Ул, узган ел уңышын кабатлап, өченче урында урнашты. Шулай ук Сарман кызы Лилия Хәсәншинага җиңү өчен аз гына җитмәде. Район үзәгеннән Румилә Мусина җиңүче исеменә лаек булды. Оештыручылар җиңүчеләргә, призерларга һәм барлык катнашучыларга грамоталар, чәчәкләр, истәлек бүләкләре тапшырдылар. 

Ә без җиңүче «Автоледи» белән сөйләшеп тә алдык. 

– Машина йөртү стажым 15 ел булды. Баштарак хатын-кыз йөртүчеләр бик күп түгел иде, хәзер карап барам – гел шулар гына очрый, дияргә була. Стереотипларга килгәндә, алар белән очрашкан булмады. Дөрес, «Руль артындагы хатын-кыз – граната тоткан маймыл» дигәнне ишеткәнем бар. Шул уңайдан бәйгедә катнашкан кызлар белән дә фикер алыштык. Безнеңчә, хатын-кызлар – төгәлрәк, туктаганда да, башкалар турында уйлыйлар. Икенче яктан, йөртүченең кем булуы мөһим түгел, кешенең үзеннән тора. Юлда төрле очраклар була, башкаларга хөрмәт һәм ихтирам белән карарга кирәк. Үзем зарланмыйм: хатын-кыз рульдә икәнне күреп, ир-атлар ярдәмгә киләләр, сүнеп яки батып калсаң да, булышалар. 

Беренче тапкыр «Автоледи»да 2017 елда катнаштым, өченче урын алдым. 2020 һәм 2021 елларда җиңүче булдым. Шуннан соң бераз пауза алдым. Шулай да, түзеп торып булмый иде, тамашачы сыйфатында булса да, килгәләдем. Быел улыбыз Вилданга да бер яшь тулды, янәдән үземне сынап карарга булдым. Аның белән бергә тормыш иптәшем Айрат һәм кызым Амелия дә миңа көч биреп тордылар. 

Имтихан тапшырганда кагыйдәләрне яхшылап өйрәнгән булсам да, аларны кабатлап торам, чөнки таныклык алганнан соң да шактый вакыт үтте, – диде Румилә Мусина.

Илназ Сираев 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев