САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Сарманлылар үз эшләренә җаваплы карыйлар

.

Бу дөньяда һәркемнең – үз эше, үз һөнәре. Ул нинди генә дәрәҗәдә булмасын, аңа карата һәрвакыт җаваплы карарга кирәк. Тик бу фикер белән бөтен кеше дә килешеп бетми сыман... 
Көннәрдән бер көнне үзебезнең ишегалдында бераз ял итеп алырга булдык. Кичкә таба һава торышы да матурлана бит, сүрелә. Әлбәттә, ял иткәндә, гадәткә кергәнчә, ит тә кыздырып аласың. Хәзер уңайлы бит, утын да кирәк түгел, кибеттән әзер күмер аласың да, шуның белән учак ягасың. Без дә шулай итәргә уйладык. 
Белгәнегезчә, күмер кәгазь материалга төрелә. Аны ачып җибәрдек, учак ягу өчен әзерләнгән урынга бушаттык. Күзебез гадәти булмаган нәрсәгә төште. Яхшылабрак карасак, ул медицина битлеге булып чыкты. Әйе-әйе, хәзер бөтенебез дә кия торган битлек турында сүз бара. 
Ул ничек күмер төрелгән материал эченә кергән соң? Бу турыда беләсегез килсә, район газетасының 3 сентябрь санын укыгыз.
Ильназ Сираев 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев