САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

«Эш белән тәэмин итүгә ярдәм итү» федераль проекты кысаларында сарманлылар укулар үтә алачак

2022 елда мәшгульлек хезмәте «Демография» милли проекты кысаларында гражданнарны «Эш белән тәэмин итүгә ярдәм итү» федераль проекты кысаларында укыту оештыра.

2022 елда түбәндәге категориядәге гражданнар укулар үтә алачак:

а) 50 яшь һәм аннан өлкәнрәкләр, пенсия алды яшендәге гражданнар;

б) 3 яше тулганчы бала карау буенча отпускта булган хатын-кызлар;

в) хезмәт мөнәсәбәтләрендә тормаган һәм 0 яшьтән алып 7 яшькә кадәрге балалары булган хатын-кызлар;

г) 35 яшькә кадәрге яшьләр һәм түбәндәге категориядәгг гражданнар:

- чакырылыш буенча хәрби хезмәт тәмамланганнан соң 4 ай һәм аннан да күбрәк вакыт эчендә халыкны эш белән тәэмин итү турындагы закон нигезендә эш белән тәэмин ителмәгән гражданнар;

- урта һөнәри яки югары белеме булмаган һәм урта һөнәри яки югары белем бирү программалары укуларын узмаган гражданнар;

- белем һәм (яки) квалификация турында документ бирелгән көннән алып, халыкны 4 ай яки аннан да күбрәк эшкә урнаштыру турындагы законнар нигезендә эшләмәгән гражданнар;

- эштән азат итү куркынычы булган гражданнар (оешманы бетерү яисә оешма хезмәткәрләренең саны кимү белән бәйле рәвештә эштән азат ителергә планлаштырыла);

- агымдагы календарь елында урта һөнәри яки югары белем бирү программаларында укуын тәмамлаган, эш белән тәэмин итү хезмәтенә мөрәҗәгать иткән, һөнәр (белгечлек) буенча яраклы эш булмаган гражданнар (алга таба катнашучылар дип аталачак).

Укуны тәмамлаганнан соң, гражданнар яңа эш табу бурычларын үтәргә тиеш, яисә шәхси эшкуар, крестьян (фермер) хуҗалыгын оештыручы, юридик зат яки “Профессиональ керемнәргә салым"ны кулланып хезмәт эшчәнлеге белән шөгыльләнүче гражданин була ала.

Гаризалар «Рәсәйдә эш» порталында кабул ителәчәк.

"Демография" милли проекты кысаларында укытуны оештыру өчен эш белән тәэмин итү үзәгенә мөрәҗәгать итегез: телефон (85559) 2 52 12.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев