Сарманлылар товарның сыйфатлысын сайлыйлар
Узган елда Дәүләт алкоголь инспекциясенең Түбән Кама территориаль органының эчке базар үсеше һәм аны көйләү бүлегенә сыйфатсыз товар һәм хезмәтләргә кагылышлы 2165 гариза керде, шуларның 45е - Сарман районында яшәүчеләрдән, - дип хәбәр итә бүлек начальнигы Илнар Тимриев. - Мөрәҗәгатьләрне анализлаудан күренгәнчә, кулланучыларның хокукларын бозуның күпчелек очрагы (81,5 %) азык-төлек...
Узган елда Дәүләт алкоголь инспекциясенең Түбән Кама территориаль органының эчке базар үсеше һәм аны көйләү бүлегенә сыйфатсыз товар һәм хезмәтләргә кагылышлы 2165 гариза керде, шуларның 45е - Сарман районында яшәүчеләрдән, - дип хәбәр итә бүлек начальнигы Илнар Тимриев. - Мөрәҗәгатьләрне анализлаудан күренгәнчә, кулланучыларның хокукларын бозуның күпчелек очрагы (81,5 %) азык-төлек булмаган товарлар сатып алу белән бәйле. Ә азык-төлеккә кагылышлылары (2,7%) арасында куллану срогы чыккан сөт, ит продуктлары, кондитер эшләнмәләре сатылуга бәйлеләре өстенлек итә. Кергән гаризалар нигезендә үткәрелгән тикшерүләр нәтиҗәсендә 231,3 мең сумлык шундый товарлар сатудан алынды, Сарман районында алар 14,21 мең сумлык булды.
Катлаулы көнкүреш техникасы, кәрәзле телефоннарда ачыкланган кимчелекләрне бетерү вакытының сакланмавы, бу вакыт аралыгында кулланып тору өчен башка товар бирелмәве турында мөрәҗәгатьләр дә шактый. Элемтә темасының актуальлеген искә алып, һәм дөнья җәмәгатьчелегенең игътибарын мобиль элемтәдән файдаланучыларның проблемаларына юнәлтү максатыннан, быел Бөтендөнья кулланучыларның хокукларын яклау көне - ул 15 мартта билгеләп үтелә - "Мобиль элемтә хезмәтләреннән файдаланучыларның хокуклары өчен!" шигаре астында узачак.
Сыйфатсыз товар сату яки хезмәт күрсәтү очракларына тап булганда, (8555) 36-63-76 телефоны аша хәбәр итәргә мөмкин.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев