САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Сарманлылар автомобильдән бер көнгә баш тарталар

Бүген Бөтендөнья автомобильсез көн билгеләп үтелә. Бу көнне автомобиль һәм мотоцикл йөртүчеләргә ягулык таләп итә торган транспорт чарасыннан бер генә көнгә булса да баш тартырга тәкъдим ителә. Кайбер илләрдә махсус чаралар да үткәрелә. Россиядә әлеге дата, күбесенчә, эре шәһәрләрдә үткәрелә. Без "САРМАН: иң яңа хәбәрләр!" төркемендә сораштыру үткәргән идек. Сораштыруда...

Бүген Бөтендөнья автомобильсез көн билгеләп үтелә. Бу көнне автомобиль һәм мотоцикл йөртүчеләргә ягулык таләп итә торган транспорт чарасыннан бер генә көнгә булса да баш тартырга тәкъдим ителә. Кайбер илләрдә махсус чаралар да үткәрелә. Россиядә әлеге дата, күбесенчә, эре шәһәрләрдә үткәрелә.

Без "САРМАН: иң яңа хәбәрләр!" төркемендә сораштыру үткәргән идек. Сораштыруда катнашкан кешеләрнең 36,4 проценты "Мин болай да машинасыз йөрим" дип җавап бирде. 27,3 процент кеше "Бер көн ничек тә түзәрмен әле" дигән вариантны сайлады, 26,1 процент кеше "Юк, мин машинадан бернинди очракта да төшмим" дип җавап бирде. 6,8 процент кеше "Бу көн турында беренче тапкыр ишетәм" диде, 3,4 процент кеше "Ә велосипед машинага саналамы?" дигән вариантны сайлады.

Тулырак язманы газетабызның 24 сентябрь саныннан укыгыз.

Шулай ук укыгыз:

Сарманлылар бер көнгә автомобильдән баш тартырга әзерме?

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев