САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Спорт

Сарманга иң оста көрәшчеләр җыелдылар +ВИДЕО

Бүген Сарманның «Айтуган» спорт залында СССРның спорт остасы, ирекле көрәш буенча РСФСР чемпионы Гәрәев Хаҗип Хаҗи улы истәлегенә татарча көрәш буенча республика турниры үтә.

Район үзәгенә Татарстаннан гына түгел, хәтта Оренбург өлкәсеннән дә көрәшчеләр килгәннәр. Аларны Илнур-хәзрәт, район Башкарма комитеты җитәкчесе Фәндәс Вәлиев сәламләделәр, мәртәбәле кунакларга район башлыгы Фәрит Хөснуллиның Рәхмәт хатларын, истәлекле бүләкләрен тапшырдылар. Татарстан Республикасы көрәш федерациясе башкарма директоры, Россия Федерациясенең атказанган спорт остасы Марсель Таһиров районда көрәш үсешенә зур өлеш кертүчеләрне Рәхмәт хатлары белән бүләкләде. Халыкара билбау көрәше федерациясе президенты Хәбир Хәбибуллин да катнашучыларга иң изге теләкләрен җиткерде, озак еллар районда җаваплы вазифалар башкарган, Хаҗип Гәрәев белән утны-суны кичкән Тәзбир Гәрәев дустының тормыш юлы турында сөйләп китте.

Хәзерге вакытта маталарда — көрәшнең иң кызган чагы. Тулырак язманы район газетасының алдагы саннарыннан укый алачаксыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев