Сарманда җәяүлеләр өчен юл йөрү билгеләрен яңа таләпләргә яраклаштыралар
2014 елның 28 февраленнән кергән яңа таләпләр буенча, җәяүлеләр чыга торган урында юлдагы билге аклы-сарылы төстә булырга тиеш. Юлны аркылы чыгу знаклары ут кайтара торган пленкалы сары кайма белән әйләндереп алынырга тиеш. Сарманда 17 урында юлны аркылы чыгу билгесе аклы-сарылы төскә буялган, бу эшне авыл җирлеге башкарган. Хәзер знакларны ут...
2014 елның 28 февраленнән кергән яңа таләпләр буенча, җәяүлеләр чыга торган урында юлдагы билге аклы-сарылы төстә булырга тиеш. Юлны аркылы чыгу знаклары ут кайтара торган пленкалы сары кайма белән әйләндереп алынырга тиеш. Сарманда 17 урында юлны аркылы чыгу билгесе аклы-сарылы төскә буялган, бу эшне авыл җирлеге башкарган. Хәзер знакларны ут кайтара торган пленкалы сары кайма белән әйләндереп алу эшләре бара.
Бу яңалыклар хакында без Сарман авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе Ринат Әхмәдуллиннан белештек.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев