САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Сарманда «Хәтер бакчасы» киңәя

Бөек Җиңү көне якынлашу уңаеннан, «Хәтер бакчасы» дип исемләнгән Халыкара акция дәвам итә. Анда Сарман районы да актив катнаша.

Шул уңайдан бүген Сарманның яңа микрорайонында урнашкан ТАССР оешуга 100 ел тулуга багышланган парк территориясендә чыршылар утыртылды. Әлеге акциягә район башлыгы Фәрит Хөснуллин, район Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Индира Сәхипова, район мәктәпләренең яшьармиячеләре һәм «Алдынгылар»ы, тыл ветераны Мәхмүт Газдалов, махсус хәрби операциядә катнашучы Александр Гайнетдинов һәм башкалар кушылдылар.

– Былтыр Бөек Җиңүнең 80 еллыгына 80 чыршы утырткан идек. Быелгы акция Чернобыль атом электростанциясендәге авариягә 40 ел тулу уңаеннан Хәтер чарасы булып та тора, – диде Индира Рәис кызы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев