Сарманда Социаль фонд хезмәткәрләре ярыштылар
Бүген Сарманда Россия Социаль фондының Татарстан буенча бүлекчәсенең Көньяк-көнчыгыш конференциясе Спартакиадасы оештырылды.
Анда сигез район командасы катнашты. Алар дүрт спорт төре буенча көч сынаштылар – бадминтон, өстәл теннисы, йөзү һәм волейбол. Йөзүдә беренче урынга Ютазы районы лаек булды. Азнакай районы – икенче, Баулы районы өченче булдылар. Бадминтонда Зәйлеләргә тиңнәр булмады. Азнакайлылар алардан чак кына калыштылар, Ютазы районы өченче урында урнашты. Ютазылылар өстәл теннисында җиңүче булып танылдылар, Әлмәт районы – икенче, Лениногорск районы өченче урыннарны алдылар. Волейболда Бөгелмә районы җиңде – финалда алар Сарман районы командасыннан көчлерәк булып чыктылар. Өченче урынны Азнакай районы алды. Гомумкоманда зачетында Азнакай районы – беренче, Ютазы районы икенче булдылар, Лениногорск һәм Баулы районнары өченче урынны бүлештеләр.
Район Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Индира Сәхипова, яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлеге җитәкчесе Руслан Гыйльфанов, Россия социаль фондының Татарстан буенча бүлекчә идарәчесе урынбасары Наил Сафиуллин, Сарман районында клиент хезмәте җитәкчесе Асыляр Харисов җиңүчеләргә һәм призерларга медальләр, дипломнар тапшырдылар. Һәрбер спорт төр буенча җиңүчеләр финалга чыктылар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев