Районыбызда күп кенә матур традицияләр бар. Шуларның берсе – тумышы белән Колмәт авылыннан булган райондашыбыз, танылган көрәшче – ирекле көрәш буенча РСФСР чемпионы, СССРның спорт остасы Хаҗип Гәрәев истәлегенә республика турниры үткәрү.
Ярышлар ел саен оештыралар. Быел алар 3 апрельдә үткәреләчәк. Урыны шул ук кала – Сарман авылының «Айтуган» спорт залы. Башлану вакыты – 10.00 сәгать. Рәхим итегез!
Нет комментариев