Сарманда балыкчылар ярыштылар
Бүген Татар Илеге елгасы буенда балыкчылар арасында ярышлар үткәрелде.
Анда олысы да, кечесе дә, ир-аты да, хатын-кызы да, үзебезнекеләр дә, кунакка кайтучылар да катнаштылар.
Бәйгедә җиңүчеләр төрле номинацияләрдә билгеләнделәр. Аларны район башлыгы Фәрит Хөснуллин, район Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Индира Сәхипова, яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлеге начальнигы Алина Алиуллина бүләкләделәр. Иң беренче балык тотучы турында да онытмадылар.
Бу турыда тулырак район газетасының киләсе саныннан укый аласыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев