САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Сарман үзәк китапханәсендә якташыбыз Рәфкать Кәраминең 80 яшьлек юбилее уңаеннан әдәби - музыкаль кичә үтте

Кичә барышында язучының «Иссез ипи» хикәясе, «Минем гармун», «Рангазар», «Әниемә» шигырьләре укылды.

Кичә Сарман үзәк китапханәсендә Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре, Г. Исхакый исемендәге премия лауреаты, якташыбыз Рәфкать Кәраминең 80 яшьлек юбилее уңаеннан «Ихлас иҗатлы якташыбыз» исемле әдәби - музыкаль кичә узды. Кичәдә Сарман гимназиясе һәм Сарман урта мәктәбе укучылары катнашты.

  Рәфкать Кәрами - татар укучысы яратып кабул иткән бик күп әсәрләр авторы. Аның иҗаты күпкырлы: ул роман, повесть, хикәя, шигырьләр яза. Күпләр язучыны «Оча кошлар белән янәшә», «Каргышлы этаплар», «Олы юл да сикәлтәле» романннары, «Кичке уйлар», «Ындыр тулы кибән», «Мәхәббәт бураннары» һәм башка повестьлары аша белә. Чарада укучылар язучының тормышы һәм иҗат юлы белән таныштылар. Шулай ук китапханә хезмәткәрләре укучыларга «Иҗат - гомер юлдашы» исемле китап күргәзмәсе тәкъдим иттеләр, презентация күрсәттеләр.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев