САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Сарман ягы – талантларга бай як. Театр көне белән, райондашлар!

Сарман ягы - талантларга бай як.

 Безнең төбәктә туган, бүгенге көндә республика, илебезнең төрле почмакларында яшәп-иҗат итүче райондашларыбыз белән без урынлы горурланабыз. Мәшһүр җырчы-биючеләребез, фән эшлеклеләре, төрле өлкә белгечләре белән беррәттән, театр үсешенә зур өлеш кертүче якташларыбыз да шактый. Бүген - Бөтендөнья театр көне уңаеннан, без шундый талант ияләрен барларга булдык.

Менә алар:

Ильфир Якупов - Галиәсгар Камал исемендәге Татар академия театры директоры

Фәридә Сафина - Татарстан Республикасының атказанган һәм Халык артисткасы, Казанның Галиәсгар Камал исемендәге Татар академия театры артисткасы

Рәмзия Фәйзуллина - Татарстан Республикасының атказанган һәм Халык артисткасы, Татар дәүләт курчак театры актрисасы

Гүзәл Гайнуллина - Кәрим Тинчурин исемендәге татар дәүләт драма һәм комедия театры артисткасы

Лилия Камалиева - Кәрим Тинчурин исемендәге татар дәүләт драма һәм комедия театры артисткасы

 

Реклама

Илтөзәр Мөхәммәтгалиев - ТР атказанган артисты, Галиәсгар Камал исемендәге Татар академия театры артисты

Ирек Кашапов - Галиәсгар Камал исемендәге Татар академия театры артисты

Эдуард Латыйпов - Әлмәт татар дәүләт драма театры артисты

Раушан Мөхәммәтҗанов - Әлмәт татар дәүләт драма театры артисты

Рузилә Шәймөхәммәтова - Әлмәт татар дәүләт драма театры артисткасы.

Хөрмәтле райондашлар - сәнгать эшлеклеләре! Сезне һөнәри бәйрәмегез белән ихластан котлыйбыз! Сезгә ныклы сәламәтлек, бәхет, иҗади уңышлар, көчле алкышлар, сезне яратучы бик күп тамашачылар булуын теләп калабыз.

Кадерле дуслар! Бу - тулы исемлек түгел. Безнең районнан чыккан тагын нинди театр артистларын беләсез? Комментарийларда үз фикерләрегезне калдыруыгызны сорыйбыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X