САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Сарман урта мәктәбе укытучылары Актаныш районы Богады авылына семинарга барды

13 мартта Актаныш районы Богады авылы мәктәбендә башлангыч сыйныф укытучыларының “ФДББ стандартларын тормышка ашыру шартларында кече яшьтәге мәктәп балаларында уку компетентлыгын формалаштыру” темасына төбәкара семинар узды. Семинарга якын- тирә районнардан башлангыч класс укытучылары килгән иде.

Сарман урта мәктәбеннән без - Гөлназ Гатина һәм Ильмира Ахатова катнаштык. Семинар мәктәпнең “Туган як” музеена сәяхәт һәм балаларның кул эшләреннән күргәзмә белән башланып китте. Эш тәҗрибәсе белән уртаклашу өлешендә ачык дәресләр карадык, дәресләргә үзанализ һәм анализ ясадык. Балалар бакчасы ата- аналар белән берлектә әзерләгән “Йомры икмәкнең себердәге сәяхәте” исемле курчак театрын күрсәтте. Аннары башлангыч класс укучылары проект эшләре белән дә чыгыш ясадылар, ә укыту эшләре буенча директор урынбасары эшлекле уен үткәрде. Соңыннан Сарман мәгариф бүлеге методисты Римма Хафизова безнең районның башлангыч сыйныф укытучылары эшчәнлеге һәм уңышлары белән таныштырды. Семинар түгәрәк өстәл янында сөйләшү һәм Актаныш Мәгариф идарәсе методисты Г.Д. Имамразыеваның “Актаныш муниципаль районы башлангыч класс укытучыларының эшчәнлеге” темасына чыгышы белән тәмамланды.

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X