САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Сарман урамнарыннан үлемсез полк узды

Бүген Сарман урамнарыннан үлемсез полк үтте. Бөек Ватан сугышы җиле, белгәнебезчә, һәр гаиләгә кагылган, һәр йортта үз эзен калдырган.

Мөгаен, илебездә, районда, Сарманда кеме дә булса сугышта катнашмаган, илебез азатлыгы төчен батырларча һәлак булмаган гаилә юктыр. Бүген райондашларыбыз аларның һәркайсын искә алдылар, аларны үз араларында итеп хис иттеләр – Сарман урамнарыннан үлемсез полк булып үттеләр. Бу һәркайсыбыз өчен мөһим чарада Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Марат Галеев, Татарстан Республикасы Суд департаменты идарәсе начальнигы урынбасары Рамил Рамазанов, район башлыгы Фәрит Хөснуллин, укучылар, район оешмалары хезмәтчәннәре һәм башкалар катнаштылар. 
Зөлфия Шәрипова язмасы һәм фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев